Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 15 нче йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен “Кама” ТКХ ҖЧҖ тарафыннан хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсе нигезендә, фатирлардагы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу буенча шәхси җайланмалар, аларның төгәл эшләвенә һәм фатирларда яшәүчеләр тарафыннан җиткерелүче күрсәткечләрнең дөрес булуына карата тикшерелде.
2015 ел өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 34434,06 м2 булган 6 торак йортны карап, Бөгелмә шәһәрендәге “Нефтьче” ТМШ тикшерде.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән ел саен планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2015 елда, гомуми 673546,2 квадрат метр мәйданлы 80 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарә итүче 11 юридик зат тикшерелде.
Казан шәһәре торак инспекциясенә Әмирхан урамы буенча 93 номерлы йортта яшәүчедән “Уңайлы торак” идарәче компаниясе” ҖЧҖнең канәгатьсез эшенә карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елның 15 июненнән 10 июленә кадәр (20 эш көне дәвамында) Нурлат шәһәрендәге “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. Урынга чыгып һәм документар тикшерүләр үткәрү ТР Прокуратурасы белән килештерелгән иде.
ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 30 июлендәге 1281-р номерлы әмернамәсе нигезендә ТР Дәүләт торак инспекциясе күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларга мәгълүмат ачу өчен рәсми сайт рәвешендә билгеләнде.
2015 елның гыйнварыннан алып июнь аена кадәр административ хокук бозулар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Алабуга ЗТИ тарафыннан түбәндәгеләр ачыкланды: 237 граждан инспекциягә мөрәҗәгать иткән, 72 граждан җитәкче тарафыннан шәхси кабул ителгән, 149 граждан турыдан-туры АЗТИ һәм 88е ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.