Дәүләт торак инспекциясендә дәүләт хезмәте

"Замана шартлары дәүләт хезмәткәрләре эшенә тагын да югарырак таләпләр куя. Дәүләт аппаратының, илнең һәм гомумән җәмгыятьнең уңышлы эшләве дәүләт хезмәткәренең профессиональлегенә, тәҗрибәсенә, шәхси сыйфатларына бәйле.

Югары таләпләр ТР Дәүләт торак инспекциясендә вазыйфа биләгән дәүләт хезмәткәренең шәхси сыйфатларына белдерелә, аның функциональ бурычларының берсе – торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау. Фәкать белемле, битараф булмаган, нәзәкатьле инспектор гына торак-коммуналь проблемаларны хәл итүдә гражданнарга нәтиҗәле ярдәм итә алачак.

Бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлар һәм Татарстан Республикасы гражданнарын сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү бурычларын хәл итүдә җиңүләр телим".

Крайнов Сергей Аркадьевич

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы.

Республика хакимияте органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары дәрәҗәле профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республика дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын максималь мөмкин дәрәҗәдә ачу һәм аларга һөнәрдә һәм карьерада үсү мөмкинлеген бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.

 

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында кирәкле барлык мәгълүмат, Сезгә уңайлы булсын өчен, түбәндәге бүлекләрдә төркемләштерелде.     

                                 

"Хезмәткә керү" сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат алырга була.

 

"Хезмәт узу" бүлегендә класс чиннарын бирү, аттестацияләү тәртибе, хезмәт культурасы, бүләкләүләр һ.б. турында мәгълүматлар бар.

 

Дәүләт граждан хезмәтенә бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән "Норматив хокукый актлар һәм башка документлар" бүлегендә танышырга мөмкин.

 

Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турында барча мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International