“Уңайлы торак” идарәче компаниясе” ҖЧҖ вазифаи заты Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Әмирхан урамы буенча 93 номерлы йортта яшәүчедән “Уңайлы торак” идарәче компаниясе” ҖЧҖнең канәгатьсез эшенә карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Планнан тыш тикшерү барышында торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның күп кенә очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: керү төркемнәрендә ишекләр буялмаган, керү төркемнәре җимерек, йорт яны территориясе чүп-чардан чистартылмый, подвал чүп-чар белән тулган, подъездлар тиешенчә җыештырылмый.

Йорттагы гомуми милекне тиешенчә карап тоту буенча чаралар күрмәгән өчен “Уңайлы торак” идарәче компаниясе” ҖЧҖ вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Моннан тыш, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәнең үтәлеше Казан шәһәре торак инспекциясе контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International