Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

Хөрмәтле гражданнар!

COVID-19 инфекцияләүнең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декабренә кадәр гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне срокларын күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.

2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә (алга таба – ТР ДТИ) кабул итү түбәндәге адреслар буенча гамәлгә ашырылачак:

• Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен: (843) 555-69-01 (Казан шәһәр торак инспекциясе - 420039, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 179);

• Яр Чаллы шәһәрендә, шулай ук Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләр өчен: (8552) 71-38-42 (Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе - 423802, Яр Чаллы шәһәре, ГЭС, 8/7 «А» йорт) ;

• Әлмәт, Мөслим, Сарман һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләр өчен: (8553) 45-77-75 (Әлмәт зонасы торак инспекциясе - 423450, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 47);

• Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарында яшәүчеләр өчен: (85594) 6-05-45 (Бөгелмә зонасы торак инспекциясе - 423200, Бөгелмә шәһәре, Гафиатуллин урамы, 18);

• Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр өчен: (8555) 42-37-33 (Түбән Кама зонасы торак инспекциясе - 423570, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты урамы, 6а йорт, а/я 44, 3 кат);

• Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында яшәүчеләр өчен: (85557) 3-10-77 (Алабуга зонасы торак инспекциясе - 423630, Алабуга шәһәре, Пролетар урамы, 46);

• Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат һәм Спас районнарында яшәүчеләр өчен: (84342) 5-05-13 (Чистай зонасы торак инспекциясе - 422980, Чистай шәһәре, Толстой урамы, 157);

• Республиканың калган 18 районында (Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш һәм Теләче районнары) яшәүчеләр өчен: (843) 236-96-53 (Үзәк инспекторлык бүлеге - 420111, Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9).

ТР ДТИ компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм аларның сыйфаты.

2. Идарәче оешмалар тарафыннан шартнамәчел йөкләмәләрне үтәү.

3. Идарәче оешмалар тарафыннан гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карау.

4. Йорт эчендәге газ җиһазларыннан имин эксплуатацияләүне тәэмин итү.

5. Вентиляция каналларының һәм төтенлекләрнең төзек торышы.

6. Торак һәм торак булмаган биналарны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору.

7. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнә торган түләүнең нигезлелеге.

Соңгы яңарту: 2020 елның 4 декабре, 14:04

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International