Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнары ассоциациясе

Ассоциация хакында

Хәзерге вакытта без үсеш чорының иң мөһим этабында басып торабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 11 июнендә “Дәүләт торак күзәтчелеге турында” №493 карары кабул ителде, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру буенча чаралар турында” №600 Указын гамәлгә ашыру буенча федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт органнарының, шулай ук социаль яктан актив граждан төркемнәренең эше дәвам иттерелә. Мондый шартларда дәүләт торак күзәтчелеген башкаруга вәкаләт бирелгән органнарның оештыру чараларын үткәрү, инде якын араларда ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 493 нче Карары таләпләрен тулы күләмдә үтәргә мөмкинлек бирүче торышка китерү, шулай ук барлык төбәкләрдә дә муниципаль торак контролен булдыру чараларын төгәлләү һәм җәмәгатьчелекне киң даирәдә җәлеп итеп, ике тармакта да актив элемтә урнаштыра башлау иң беренче бурычларның берсе булып тора.

Дәүләт торак күзәтчелеге органнары эшчәнлеген координацияләмичә генә әлеге мәсьәләне хәл итүе мөмкин түгел. 2012 елның 14 декабрендә Россия Федерациясе дәүләт торак инспекцияләре органнарының Үзәк Координация советы утырышында Геленджик шәһәрендә Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнары ассоциациясе төзелде. (АКНОР-ЖКХ).

Бүген без Ассоциация сайты эшен башлап җибәрәбез. Сайтта илнең барлык дәүләт торак күзәтчелеге органнары турында материаллар урнаштырылачак. Илдә яшәүче һәркем алар белән безнең компетенциягә караган мәсьәләләр буенча үзара элемтәгә керә алачак. 2013 елның өченче декадасында Мәскәү өлкәсендә дәүләт торак күзәтчелеге органнарының киңәшмәсе һәм Ассоциация Конференциясе узачак, анда Ассоциация өчен җитәкче органнар сайланачак. Аңа кадәр агымдагы эшләрне түбәндәгеләр составында Ассоциация эшен оештыру комитеты башкарачак: Н.А.Васютин (рәис), Б.А. Портянкин (сәркатип), В.А. Лисичкин (Үзәк федераль округ), В.М. Зябко (Төньяк-Көнбатыш федераль округ), И.И. Болотов (Мәскәү шәһәре), И.Г. Җамалетдинов һәм В.И.Занин (Идел буе федераль округы), С.Г. Нәҗипов (Урал федераль округы), А.В. Степаниденко (Көньяк федераль округ), А.М. Джабраилов (Төньяк-Кавказ федераль округы), А.А. Абриталин (Самара өлкәсе), В.Б.Павлюк (Себер федераль округы), А.И. Пархоменко (Ерак Көнчыгыш федераль округ), А.М. Захарцов (Смоленск өлкәсе), В.С.Кравчук (Рязань өлкәсе), А.Н. Малыгин (Курган өлкәсе), В.Е. Кулик (Сахалин өлкәсе), Т.С. Атаева (Тверь өлкәсе) һәм Е.В. Попович (Еврей автоном өлкәсе).

 

http://акноржкх.рф/ - Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контроль-күзәтчелек органнары ассоциациясе сайты

Соңгы яңарту: 2018 елның 17 декабре, 14:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International