Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 15 нче йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен “Кама” ТКХ ҖЧҖ тарафыннан хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәсе нигезендә, фатирлардагы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу буенча шәхси җайланмалар, аларның төгәл эшләвенә һәм фатирларда яшәүчеләр тарафыннан җиткерелүче күрсәткечләрнең дөрес булуына карата тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерелгән нәтиҗәсендә 6 фатирдагы кайнар су белән тәэмин итүне исәпкә алу җайланмаларының төзек булмавы ачыкланды, идарәче компания хаты нигезендә, бу фатирларда яшәүчеләргә Бердәм исәп-хисап үзәге тарафыннан кайнар су кулланган өчен норматив буенча өстәмә түләүләр хисапланды.

         Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 37 нче фатирда яшәүчегә “ГЙИ-кайнар су белән тәэмин итү” статьясы буенча элегрәк хисапланган түләү күләме 5315,67 сумга киметелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International