Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән уңышлырак хезмәттәшлек итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте гаризалар кабул итә:
Гаризаны редакция бланкында рәсмиләштерергә, анда теманы, сораулар исемлеген, өстенлекле җавап формасын (хат яки интервью), элемтәгә керү өчен кирәкле затның белешмәләрен һәм кире элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Гариза ММЧ җитәкчесе тарафыннан имзалана.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 27.12.1991 №2124-1 РФ Законы нигезендә, әгәр дәүләт, коммерция яки закон нигезендә махсус саклана торган башка серне тәшкил итүче мәгълүматны үз эченә алса, соралган мәгълүматны бирүдән баш тарту мөмкин. Баш тарту турында хәбәр редакция вәкиленә сорау алынганнан соң өч көн эчендә җибәреләчәк.
Телефон (ММЧ вәкилләре өчен генә): 8(843) 222-02-42
E-mail (ММЧ вәкилләре өчен генә): Albina.BatyrshinaGJI@tatar.ru
Почта адресы: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 15/9.
Матбугат сәркатибе: Альбина Батыршина