Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, 2015-2016 елларның җылыту чорына әзерлекне һәм капиталь ремонт барышын тикшерү максатында Жуков урамы буенча 13, 25/21 номерлы күпфатирлы йортларны тикшерде.
Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: керү төркемнәрендә буяу һәм фактура капламнары куба башлаган, инженерлык коммуникацияләренең җылылык изоляциясе бозылган, подвал биналарында һәм баскыч мәйданнарында яктырту җитми, тамбур ишекләрендә тыгыз ясалмалыклар һәм үзеннән-үзе ябыла торган җайланмалар (пружиналар һ.б.) һ.б. юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре прокуратурасы тарафыннан “Жилкомсервис” ПКФ ҖЧҖ генераль директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә 2 административ хокук бозу эше кузгатылды.