2015 елның гыйнварыннан алып июнь аена кадәр административ хокук бозулар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Алабуга ЗТИнең эш нәтиҗәләре

2015 елның 21 июле, сишәмбе

2015 елның гыйнварыннан алып июнь аена кадәр административ хокук бозулар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Алабуга ЗТИ тарафыннан түбәндәгеләр ачыкланды: 237 граждан инспекциягә мөрәҗәгать иткән, 72 граждан җитәкче тарафыннан шәхси кабул ителгән, 149 граждан турыдан-туры АЗТИ һәм 88е ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.

197 мөрәҗәгать АЗТИ тарафыннан контрольгә алынган, 224 мөрәҗәгать урынга чыгып тикшерелгән. Алабуга зонасы торак инспекциясе буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга карата барлыгы 28 очрак ачыкланган. 11 вазифаи зат гражданнарның хокукларын бозган өчен җәза алган.

Салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 2015 елның гыйнварыннан алып июненә кадәр 171500 сум тәшкил итә. Барлыгы 87500 сум акча алынган (51%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International