Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде

2015 елның 24 июле, җомга

 Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елның 15 июненнән 10 июленә кадәр (20 эш көне дәвамында) Нурлат шәһәрендәге “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. Урынга чыгып һәм документар тикшерүләр үткәрү ТР Прокуратурасы белән килештерелгән иде.

Урынга чыгып тикшерү барышында ТМШ карамагында булган 25 күпфатирлы торак йортның техник торышы һәр яклап каралды. Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 45 күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, документар тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү турында да 2 күрсәтмә бирелде.

“Уңайлылык” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 2 беркетмә рәсмиләштерелде, 8000 сумлык 2 карар чыгарылды.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International