ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 30 июлендәге 1281-р номерлы әмернамәсе нигезендә ТР Дәүләт торак инспекциясе күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларга мәгълүмат ачу өчен рәсми сайт рәвешендә билгеләнде.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 30 июлендәге 1281-р номерлы әмернамәсе нигезендә ТР Дәүләт торак инспекциясе күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларга мәгълүмат ачу өчен рәсми сайт рәвешендә билгеләнде.

РФ ТК (18.06.2011 ел.) кертелгән соңгы үзгәрешләрдән соң, РФ ТК 161 статьясының 10 өлешендәге таләпләр нигезендә, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы Карары белән расланган стандарт нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итүгә кагылышлы мәгълүматны ачарга бурычлы.

Мондый мәгълүматның Интернет челтәрендә басылып чыгуы стандартның зарури шарты булып тора.

Мәгълүмат ел саен, узган елдан соң килүче агымдагы елның I кварталы дәвамында ачылырга тиеш.

2015 елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча 1778 КФЙ буенча 459 ТМШ һәм ТТК мәгълүматны тулысынча ачмаган.

Мәгълүмат ачу өлкәсендә гамәлдә булган законнар нигезендә ТР ДТИ белгечләре тарафыннан РФ КоАП 13.19.2 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында ТМШ һәм ТТК карата 16 беркетмә төзелде.

Гаепле затлар 480 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Идарәче оешмалар, шул исәптән ТМШ һәм ТТКлар тарафыннан мәгълүмат ачылуны тәэмин итү буенча планлы эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International