Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, капиталь ремонт һәм 2015-2016 елларда җылыту чорына әзерлек барышын тикшерү кысаларында, Жуков урамы буенча 13 нче күпфатирлы торак йортны тикшерде.
Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: түбә өслегендә төзелеш калдыклары бар, цемент белән тигезләү сыйфатсыз башкарылган, урыны-урыны белән явым-төшеп җыелган, түбә капламын вертикаль өслекләргә тоташтыру технологиясе бозылган, баскыч мәйданнарында су басудан калган дымлы эзләр бар һ.б.
Тикшерү нәтиҗәсендә “ДСГИ” МУП, “Волгожилстрой” ҖЧҖ карата материаллар, прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен, Чаллы шәһәре прокуратурасына җибәрелде.