Лениногорск муниципаль районында капиталь ремонт турында

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

2015 елда Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә 15 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Капиталь ремонт планында каралганча, 7 йортта җылылык системасын алмаштыру, 9 йортта салкын су белән тәэмин итү, 4 йортта кайнар су белән тәэмин итү, ә 8 йортта су бүлү, тагын 8 йортта электр белән тәэмин итү системаларын, 2 йортта лифт җайланмасын алмаштыру, 10 йортта түбә, 12 йортта фасад, 13 йортта подъезд төзекләндерү каралган.

2015 елның 16 июленә булган мәгълүматлар буенча, капиталь ремонт буенча КС-2 рәвешендәге 53,051 миллион сумлык башкарылган эшләр акты кабул ителгән, бу төзү-монтажлау эшләренең гомуми күләменнән 52% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International