2015 елның 6 ае өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре турында

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән ел саен планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2015 елда, гомуми 673546,2 квадрат метр мәйданлы 80 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарә итүче 11 юридик зат тикшерелде.

Торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2015 елның 6 аенда гомуми мәйданы 7536,93 мең квадрат метр булган 453 йорт тикшерелде. Тикшерүләр барышында барлыгы 1677 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча 1511 очрак, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 62, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы буенча 104 очрак.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм ТМШларга карата инспекция тарафыннан 418 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 108 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга карата  – 54, вазифаи затларга карата – 25, физик затларга карата – 29. Гомуми 981800 сумлык штраф санкцияләре салынды, фактта 833000 сум штраф түләтелде, бу салынган штрафларның 85%ын тәшкил итә.

         2015 елның 6 ае эчендә идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе биргән барлык күрсәтмәләр буенча йортта гомуми милекне ремонтлауга карата 2861,3 мең сумлык эшләр башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International