2015 ел өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 34434,06 м2 булган 6 торак йортны карап, Бөгелмә шәһәрендәге “Нефтьче” ТМШ тикшерде.
Тикшерү барышында торак фондын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 44 очрагы ачыкланды: керә торган җирдәге болдыр җимерек, подъездларга керә торган җирдә түбә кыеклары төзек түгел, фасадтагы газүткәргеч буялмаган, канализация торбаүткәргечләренең һәм чыгарылышларының беркетмәләре ышанычлы һәм ныклы түгел, канализация җөйләренең герметиклыгы бозылган, керә торган тимер ишекләр һәм тәрәзәләр буялмаган, подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый, түбә катламы, торбаүткәргечләрдәге җылылык изоляциясе төзек түгел, подвал бинасы пычрак һәм чүп-чар белән тулган.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган бозу очраклары буенча, торак инспекциясе карары нигезендә, “Нефтьче” ТМШ вазифаи заты, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Билгеләнгән тәртиптә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында “Нефтьче” ТМШ карата 19 күрсәтмә бирелде, аларның 2се буенча җитешсезлекләр билгеләнгән вакытка бетерелде һәм башкарылган эшләр турында акт белән рәсмиләштерелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.