Түбән Кама районы, Кама аланы штп буенча 1/18а номерлы йортта яшәүченең коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Кама Аланы ТКХ ТИҮ” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры ТР КоАП 2.11 статьясы “Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу” өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
2015 елның 30 июнендә Чистай муниципаль бермлегенең Каргалы авылында тантаналы шартларда 2015 елгы программа буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң Балакин урамы буенча 1 номерлы торак йорт файдалануга тапшырылды.
2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 75 378,1 квадрат метр булган 12 күпфатирлы йортны карап, “Вокзал” (“Вокзальная”) ТКХ УК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата тикшерү үткәрде.
2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 13 979,3 квадрат метр булган 8 торак йортны карап, “Ютазы муниципаль районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата тикшерү үткәрде.
Чистай ЗТИ Чистай шәһәренең Яшьләр урамындагы 21 нче йортта яшәүчеләрнең аларның торак хокуклары бозылуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.