Чистай МБ 2015 елгы капиталь программасы буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң беренче йорт кабул ителде

2015 елның 3 июле, җомга

        2015 елның 30 июнендә Чистай муниципаль бермлегенең Каргалы авылында тантаналы шартларда 2015 елгы программа буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң Балакин урамы буенча 1 номерлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

         Капиталь ремонт программасы нигезендә күрсәтелгән торак йортта түбәне, фасадны, подъездларны, салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм электр белән тәэмин итү буенча инженерлык системаларын капиталь ремонтлау буенча 4 705 380, 39 сумлык эшләр башкарылды.

Чистай ЗТИ күрсәтелгән йортта капиталь ремонт эшләрен башкарганда подрядчы “ГрейтСтрой” ҖЧҖ тарафыннан төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре бозылу очракларын ачыкламады. Барлык эшләр дә сыйфатлы башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International