2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 13 979,3 квадрат метр булган 8 торак йортны карап, “Ютазы муниципаль районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата тикшерү үткәрде.
Идарәче компанияне тикшерү нәтиҗәсендә 123 бозу очрагы ачыкланды. РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә гомуми 12 000 сумлык 3 карар чыгарылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 33 күрсәтмә бирелде, аның 8е билгеләнгән вакытка үтәлмәде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча бирелгән күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен “Ютазы муниципаль районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ адресына РФ КоАП 19.5 статьясы нигезендә административ бозу турында 8 беркетмә төзелде. Әлеге бозу очраклары буенча материаллар, карап тикшерү өчен, Җәмәгать судына җибәрелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.