Әлмәт шәһәренең Тельман урамы буенча 59а номерлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Әлмәт ЗТИ тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 354 номерлы Карары белән расланган Күпфатирлы һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 69 п. бозылу очраклары ачыкланды.
Тикшерү материаллары РФ КоАП 14.4 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгату өчен Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлекләренә җибәрелде.
Моннан тыш, Әлмәт ЗТИ тарафыннан “Тельман, 59” ТМШ карата Әлмәт шәһәренең Тельман урамы буенча 59а номерлы торак йортта ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Әлеге мөрәҗәгать ӘЗТИ контрольлегендә.