Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре хакында

2015 елның 7 июле, сишәмбе

           Түбән Кама районы, Кама аланы штп буенча 1/18а номерлы йортта яшәүченең коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Кама Аланы ТКХ  ТИҮ” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры ТР КоАП 2.11 статьясы “Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу” өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         Тикшерү материаллары карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

         Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Кама Аланы ТКХ  ТИҮ” ҖЧҖ идарәче компаниясендә мөрәҗәгать итүчедән фатирда яшәүчеләр булмау турында рәсмиләштерелгән язмача мөрәҗәгать, моны дәлилләүче документлар булуга карамастан, фатирда теркәлеп яшәүчеләр санына карап кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү коммуналь хезмәтләре өчен законсыз төстә норматив буенча түләүләр исәпләнгән.

         Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчегә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 22 599,15 сум күләмендә яңадан исәпләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International