Бөгелмә муниципаль районы буенча Җылылык системасын индивидуаль казаннарга күчерү программасына 11 торак йорт (108 фатир) кертелгән. Шул исәптән 3 торак йорт – Бөгелмә шәһәренең Луговая урамы буенча 7 нче, 10 нчы, 12 нче йортлар 185-ФЗ номерлы Федераль закон буенча 2015 елгы Капиталь ремонт программасына кергән. Әзерлеге – 100%, объектлар файдалануга тапшырылмаган. 3 торак йортта (43 фатир) – Бөгелмә шәһәренең Луговая урамы буенча 7а йортта һәм Локоматив урамы буенча 10 нчы, 26 нчы йортларда монтажлау эшләре бара, башкару дәрәҗәсе – 65%. 5 торак йортта – Бөгелмә шәһәренең 10 нчы тыкрык урамы буенча 2 нче, 4 нче, К.Маркс урамы буенча 5 нче һәм Локоматив урамы буенча 36 нчы, 14 нче йортларда әзерлек эшләре башланган, башкару дәрәҗәсе – 10%.
“СПК Бефор” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тапшырган график буенча эшләр 2015 елның 1 августына тәмамланырга тиеш.