Яшел Үзән шәһәренең “Жилкомплекс” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорын административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 7 июле, сишәмбе

        Үзәк инспекторлык белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында Яшел Үзән шәһәренең Комаров урамы буенча 8 номерлы йортта түбә түшәмәсеннән һәм эчке су бүлү системасы тәэминатыннан тиешенчә файдаланмау очрагын ачыклады. Әлеге җитешсезлек очрагы өчен “Жилкомплекс” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры Т.В. Шибалов, торак инспекциясе карары нигезендә, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

         Хәзерге вакытта инспекция күрсәтмәсе нигезендә җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International