2015 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 75 378,1 квадрат метр булган 12 күпфатирлы йортны карап, “Вокзал” (“Вокзальная”) ТКХ УК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата тикшерү үткәрде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Вокзал” (“Вокзальная”) ТКХ УК ҖЧҖ идарәче компаниясенә 35 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, “Вокзал” (“Вокзальная”) ТКХ УК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи затына 5000 сум күләмендә штраф салынды.
2015 елның 1 июленә карата 17 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, калган күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.