Чистай ЗТИ Чистай шәһәренең Яшьләр урамындагы 21 нче йортта яшәүчеләрнең аларның торак хокуклары бозылуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, “Безнең йорт” ИК” ҖЧҖ идарәче оешмасы, РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, аерым торак биналарның, ягъни бу йортта яшәүче гражданнарның милке булып саналган яки найм килешүе нигезендә файдаланылган фатирларның гомуми мәйданнарын зурайткан, күпфатирлы йортның гомуми файдаланудагы урыннарының (коридорларның) мәйданын өстәгән. Шулай итеп, 10 нчы фатир буенча гомуми мәйдан 33,3 квадрат метр тәшкил итә, ә 2015 елның февраленнән башлап ТКХ өчен түләү кәгазьләрендә бу мәйдан 36,7 квадрат метр итеп күрсәтелгән. Биналарның гомуми мәйданын арттыру нәтиҗәсендә ТКХ түләүләренең дә биналарның гомуми мәйданына карый торган күләме арткан.
Документларны тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ акт төзеде, “Безнең йорт” ИК” ҖЧҖ карата 2015 елның 10 июленә кадәр ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Тикшерү материаллары, “Безнең йорт” ИК” ҖЧҖ административ җаваплылыкка тарту өчен, Роспотребнадзорның ТР идарәсе буенча Чистай һәм Спас районнарындагы Территориаль бүлекләренә җибәрелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.