«Сыйфат»ның Нурлат эталоны

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Нурлат шәһәрендә булды. Александр Тыгин 4 күпфатирлы йортны карап чыкты һәм күргәннәре, йомшак итеп әйткәндә, аптырашта калдырды. «Эталон» ҖЧҖ идарәче компаниясе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге закон таләпләрен тупас боза.

     Тикшерү барышында Нефтьчеләр ур., 7а, Совет ур., 122 һәм 124 нче йортлар,

Октябрьнең 40 еллыгы ур., 1а йорты каралды. Һәм барысында да хокук бозулар ачыкланды. Мисал өчен, Совет урамында төтен юллыгы җимерелгән, ә түбә күгәрченнәрнең даими яшәү урыны булып тора.  Октябрьнең 40 еллыгы урамында подвалны да су баскан.

    Ватык вентиляция каналларының куркыныч белән янавы болай да аңлашыла. Дымлы подвал шулай ук күп проблема тудыра. Ә кошлар нәрсә белән комачаулый? Шауламыйлар, су бастырмыйлар... Әмма андый күршелек куркыныч.

   Идарәче компанияләр чормаларны (техник катларны) җыештырырга һәм вентиляция тишекләренә саклагыч рәшәткәләр куярга тиеш, ләкин еш кына моны эшләмиләр. Нурлаттагы кебек үк. Нәтиҗәдә нурлатлыларның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч яный: тизәк катламы берничә дистә сантиметрга җитәргә мөмкин, кошлар авыру.

      Идарәче компания чорманы җентекләп җыештырырга, дезинфекция ясарга һәм барлык вентиляция тишекләренә рәшәткәләр яки челтәрләр урнаштырырга тиеш.

     Һәм тагын бер ачыкланган проблема – йортларның җылыту сезонына әзерлек паспортлары юк. Ягъни күпфатирлы йортлар киләчәк салкыннарга һәм җылылык буенча коммуналь хезмәтләрне өзлексез күрсәтүгә әзер түгел. Әзерлек паспорты – ул закон таләбе, монда аны үтәмиләр. Бу «Эталон» үз йөкләмәләренә намуссыз карый дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

     Татарстанның Торак инспекциясе йортларны тәртипкә китерү буенча кайбер чаралар күрде. «Эталон» ҖЧҖ белән эш әле башланды гына. Алда инспектор тикшерүләре көтә. Ә милекчеләр, үз чиратында, сум белән тавыш бирергә мөмкин – алар күрсәтелми торган хезмәтләр өчен түли торган идарәче компанияне алыштырырга хокуклы. 

     Идарәче оешма күпфатирлы йортны карап тоту һәм идарә итү буенча хезмәт күрсәтә. Йортта яшәүчеләр белән идарәче оешма арасындагы шартнамәне өзүнең төп сәбәбе – коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе яки вакытында күрсәтелмәве. Түбәндәгеләр дә булырга мөмкин:

- йортка техник хезмәт күрсәтүнең үтәлмәве;

- подъездларны яисә йорт яны участокларын сыйфатсыз җыештыру;

- фатир милекчеләренең шикаятьләренә озак җавап бирү яки игътибарсыз калдыру;

- хезмәт күрсәтү бәясен арттыру һәм яңадан исәпләүдән баш тарту.

   КФЙ белән идарә итү буенча хезмәт күрсәтүче компанияләргә карата таләпләр Россия Федерациясе Торак кодексы 29.12.2004 ел, №188-ФЗ җентекләп язылган.

     Идарәче компанияне алыштыру кыен түгел, әмма моның өчен саллы нигезләр һәм милекчеләр җыелышының гомуми карары булырга тиеш.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International