Шәхси кабул итүдән тикшерүгә

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Казанның Латыш укчылары урамындагы 25а номерлы йортка якын барырга ярамый: фасад плитәсе куба. Тикшерү вакытында берничә тупас хокук бозу очрагы ачыкланды.

Баш торак инспекторы янына әлеге йортта яшәүче хатын-кыз килде. Ул «ЖКХ Танкодром» идарәче компаниясенең эшсезлегенә һәм кайбер хокук бозуларга зарланды. Александр Тыгин йортны үзе барып карады.

Йортта хокук бозулар теркәлде, казанлыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булганнары да бар: подъездда аз токлы чыбыклар эленеп тора, йорт фасадының тышлау плитәләре керү группасыннан уң якта һәм беренче катта өслегеннән  аерылган, җылылык белән тәэмин итү торбалары ага, түшәмә плитәләренең күгәргән арматурасы күренә.

Идарәче компаниягә берничә көн дәвамында куркыныч булган кагыйдә бозуларны бетерү, плитәләрне март уртасына кадәр торгызу турында күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе дә карала.

Идарәче компания директорына узган ел берничә тапкыр штраф салынган булган. Мәсәлән, декабрьдә Комаров урамындагы 4 нче йортны карап тоткан өчен 52 мең сумга.  Болай дәвам итсә, торак компаниясе башлыгын киләчәктә квалификациясеннән азат итү турында судка дәгъва көтә.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International