«Риза түгел»: ИК директоры кар өчен 50 мең сум түләячәк

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәттә «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Сәбәбе –  күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып башкарылган эшкуарлык эшчәнлеге, атап әйткәндә, Ленин урамындагы 59 нчы йортның кар белән капланган территориясе.

Йортта яшәүченең шикаяте нигезендә Татарстан Торак инспекциясе планнан тыш тикшерү уздырды. Подъездларның, подвалга керү урыннарының, түбәләрнең козырекларында кар өемнәре, отмосткалар, тротуарлар һәм керү группалары кардан һәм боздан чистартылмаган.

Беркетмәдә директор болай дип язган: «Беркетмә белән килешмим, түбәдәге һәм козыреклардагы кар парковкаланган автомобильләр аркасында чистартылмады»

Шуңа да карамастан, ИК директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган хокук бозуны кылган. Аны гаепле дип таптылар, җәза – 50 мең сум күләмендә штраф.

Торак инспекциясе искәртә:

- тышкы ишекләр янындагы мәйданчыкларны даими рәвештә кардан һәм боздан чистартырга тиешләр,

- башта урам себерүче җыештырырга тиеш, бозлавык очрагында тротуарларга, җәяүлеләр юлларына, аннары ишегалды территорияләренә ком сибелергә тиеш,

- бозлыкларны һәм боз сөңгеләрен бетерү – кирәк булган саен, 30 см югары катламда кар тупларга ярамый, ә җылытканда һәм калынлыгы азрак булганда да түбәдән карны төшереп калдырырга кирәк,

- ишекләр өстендәге һәм баскычлардагы козыреклар, кар шуып төшүгә юл куймыйча, кар яуганда чистартылырга тиеш,

- тротуарларны һәм квартал эчендәге (асфальт һәм брусчатка) юллар кул белән җыештырылганда, кырып, ягъни асфальтка кадәр чистартылырга тиеш, һәм тагын кайбер таләпләр бар.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International