Һәр сишәмбе көннең икенче яртысында Татарстанның Торак инспекциясендә гражданнарны кабул итү үткәрелә. Ә беренче яртысында, әгәр теләүчеләр булса, online кабул итү дә оештырыла. Әлегә дистанцион кабул итүләргә чаллылылар гына актив языла.
Бу юлы идарәче компаниягә Сөембикә проспектындагы 23/40 йортта яшәүче хатын зарланды. Пенсионер сүзләренә караганда, подъездларда салкын, керү ишеге шундый итеп ябыла ки, хәтта бишенче катта яшәүчеләргә дә ачык ишетелә, йорт яны территориясе ташландык хәлдә һ.б.
Тикшерү өчен бу йортка Чаллы инспекциясе белгечләре киләчәк. Ә баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин Казанда Гаврилов урамындагы 2 нче йортта булачак. Өйдә яшәүче хатын хәбәр иткәнчә, алтынчы ел «Уютный дом» идарәче компаниясеннән йортны карап тоту вазыйфаларын башкаруга ирешергә омтыла. Сүзләрен дәлилләп, хатын шок хәлендә калдырган фотосурәтләрне күрсәтте: подъездларда кара күгәрек, подвалда кайнар су бассейны һәм йортның 16 катында фасад плиткасы купкан.
Идарәче компания вәкиле акланып җавап бирде: «Плитка авыр түгел бит, булса 2 килограмм булыр. Әгәр шундый биеклектән төшсә, әлбәттә инде...».
Кабул итүгә барлыгы 14 кеше килде. Проблемалар төрле: салкын суның аз басымы, йортны капиталь ремонтлау, милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрү, идарәче компаниянең алмашынуы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслеге һәм чүп-чарны чыгару. Һәр мөрәҗәгать буенча инспекторлар чаралар күрәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Торак инспекциясе җитәкчелегенә алдан язылу өчен телефон: 8 - (843) 222-02-77.
Оnline кабул итүгә язылып була. Казанда яшәмәсә дә, республика Торак инспекциясе җитәкчелегенә, җитәкче урынбасарларына шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләр өчен дистанцион кабул итү оештырылачак. «Татарстан Торак инспекациясе» чатында Telegram аша «Оnline кабул итүгә язылырга» кирәк, аннары чат модераторы элемтәгә кереп, язу өчен кирәкле мәгълүматларны сораячак.
ТР ДТИ матбугат хезмәте