Әлмәт идарәче компаниясе җаваплылыкка тартылды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Әлмәттә Калинин урамындагы 64 нче йортта яшәүчеләрнең краннарында температура режимы бозылу очрагы теркәлгән. Су нормативка туры килми, ә бер фатирда яшәүчеләр салкын су өчен кайнар су кебек түли.

Татарстанның Торак инспекциясенә коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе, тиешенчә кайнар булмавы турында шикаять килде. Норматив буенча кайнар су температурасы +60 градустан түбән булмаска тиеш. үлчәүләр күрсәткәнчә: дүрт фатирда су температурасы кимендә +39,2 градус, максимум 52,3 градус. 

Нормативлар буенча, су температурасының мөмкин булган тайпылышы төнлә 5 градустан да артмаска тиеш, көндез (5.00 дән 00.00 гә кадәр) 3 градустан да артмаска тиеш.

Әгәр кайнар су краныннан су температурасы 40 градустан түбән булса, мондый су салкын дип санала һәм аны кулланучы салкын суга түләгән кебек түләргә тиеш.

«ЖЭУ-11» ҖЧҖ ИК административ җаваплылыкка тартылып, 5000 сумлык штраф билгеләнде.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International