Домофон өчен түләү хисаплауда киткән хаталар турында

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Түбән Кама ш., Менделеев урамы буенча 25 санлы йортта яшәүченең "домофон" торак хезмәте өчен түләү алынуның законлы булу-булмавына карата мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде.

Мөрәҗәгатьне карау барышында ачыкланганча, йорт проектында башта домофон булдыру каралмаган. Домофон җайланмасы йортта яшәүче аерым кешеләр белән төзелгән шартнамәләр нигезендә куелган, шуның нәтиҗәсендә Идарәче компания домофонны кую һәм эшләтү өчен барлык торак биналарда яшәүче милекчеләрдән түләү алырга хокуклы түгел. 

Домофонны йортта гомуми милек составына кертү турында торак биналарның милекчеләре карар кабул иткәнчегә кадәр домофонны эшләтү өстәмә хезмәт булып санала, шартнамәләр төземәгән биналарның хуҗалары бу хезмәт өчен түләргә тиеш түгел.

"Торакны эксплуатацияләү идарәсе" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан торак биналарның милекчеләренең домофон җайланмасын карап тотуны һәм эшләтүне йортта гомуми милек составына кертү турында гомуми җыелышы карары беркетмәсе тапшырылмаган. 

Тикшерү материаллары буенча мөрәҗәгать итүчегә "домофон" хезмәте буенча элегрәк исәпләнгән түләүләр кайтарып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International