“Махалля” кайнар су булмаганы өчен 80 мең түләячәк

2026 елның 17 апреле, җомга

Күпфатирлы йортларда кайнар су булмау “Махалля” идарәче компаниясенә кыйммәткә төште. Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектындагы 32/42 нче йортта кайнар су коммуналь хезмәте өч тәүлектән артык булмады. Раскольников урамындагы 34 нче йортта биш тәүлеккә диярлек кайнар су булмады.

Мондый озак вакытлы сүндерүләр тәүлек буе өзлексез кайнар су белән тәэмин итүне гарантияли торган торак законнары таләпләрен тупас боза. Кайнар су бирүдә рөхсәт ителгән тәнәфесләр катгый регламентта: берьюлы 4 сәгатьтән артык түгел, ай дәвамында 8 сәгать, тупик магистральләрдә авария булган очракта гына 24 сәгатькә кадәр сүндерергә рөхсәт ителә.

Ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәсендә “Махалля” идарәче компаниясе 80 мең сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International