Кышкы һава торышы белән бәйле проблемалар мәшәкатьләр тудыра. Әгәр элек кар һәм боздан яшәүчеләр зыян күргән булса, хәзер баш авыртуы идарәче компанияләргә күчте.
Аерым алганда, “УКЖД “Новация” ҖЧҖ Татарстан Торак инспекциясенең Әлмәттә Ленин урамындагы 50 нче йортның түбәсен кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту буенча күрсәтмәсен үтәмәгән. Инспектор кабат тикшергәндә эшләрнең башкарылмавы, ә боз сөңгеләренең саны хәтта артуы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә Инспекция хокук бозу турындагы материалларны судка җибәрде.
Җәмәгать судьясы, эшне карап һәм якларны тыңлап, “УКЖД “Новация” ҖЧҖне РФ КоАП 19.5 маддәсенең 24 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Компаниянең җәзасы сыйфатында 100 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Аның каравы хәзер идарәче компаниягә альпинистларны ялларга туры килмәячәк тә - барысы да эреп беткән инде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте