2016 елда мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәләре

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүенә карата 1046 мәсьәлә буенча 1189 мөрәҗәгать килде, шул исәптән:

  1. торак хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты – 25;
  2. коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты – 185;
  3. йортта гомуми милекне карап тоту – 511;
  4. коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплау – 251;
  5. капиталь ремонт – 33;
  6. төзелеш җитешсезлекләре – 8;
  7. үзгәртеп планлаштыру – 11;
  8. ИК, ТМШ эше канәгатьләндерерлек булмау – 15.

Барлык мөрәҗәгатьләрнең язмача килгәне – 943, телдән – 7, шәхси кабул итү барышында кабул итеп алынганы – 168, интернет-кабул итү системасы аша – 378.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча:

- ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 307 күрсәтмә бирелде;

- "Дәүләт күзәтчелеген (контрольлеген), муниципаль контрольлекне гамәлгә ашыручы органның (вазифаи затның) законлы күрсәтмәсен (карарын, йогынты актын) вакытында үтәмәү" РФ КоАП 19.5 ст. буенча административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан 140400 мең сум күләмендә административ штрафлар салу турында 15 карар чыгарылды;

- РФ КоАП 7.21"Торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу", 7.22 "Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу", 7.23 "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" статьялары буенча административ хокук бозулар турында 107 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә БЗТИ тарафыннан 479 500 мең сум күләмендә административ штрафлар салу турында 102 карар чыгарылды.

Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең 1072се уңай хәл ителде, 117 мөрәҗәгать БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International