2016 елның 12 аенда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2016 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшчәнлеге Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булды.

2016 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тотуга һәм ремонтлауга, күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы 1304 мәсьәлә буенча 1087 мөрәҗәгать килде. 2015 елның шушы чорында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә 804 мөрәҗәгать килгән иде. 2015 ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 35%ка артты. 560 мөрәҗәгать инспекциягә турыдан-туры килде, 527 мөрәҗәгать ТР Дәүләт торак инспекциясе аша җиткерелде. 2016 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Яңа Чишмә районында яшәүчеләрдән шикаятьләр килмәде.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының интернет-кабул итү системалары аша 2016 елның 12 аенда 222 мөрәҗәгать килде.  ТКЗТИ башлыгы тарафыннан шәхсән кабул итү барышында ТКХ мәсьәләләре буенча 94 кеше кабул ителде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә күтәрелгән барлык мәсьәләләр арасында йорттагы гомуми милекне карап тотуга (44%), коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауга (27%), коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына (17%) бәйле мәсьәләләр төп урынны алып тора.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә һәм бу эшнең законлы булу-булмавына бәйле мөрәҗәгатьләрнең саны арта. Нигездә бу җылылык өчен түләү хисаплауга, кайнар су бәясен хисаплау тәртибенә, ОДН түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр. 2016 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплауның законлылыгы турында 290 мөрәҗәгать карап тикшерелде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү хакында 503 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 19.5, 2.11 ст. буенча административ хокук бозулар турында 56 беркетмә, РФ КоАП 7.21, 7.22, 7.23 ст. буенча административ хокук бозулар турында 72 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә җәмәгать суды һәм ТКЗТИ тарафыннан гомуми 991,8 мең сумлык административ штрафлар салынды. Гражданнардан алынган барлык мөрәҗәгатьләрнең 1008е уңай хәл ителде, 79 мөрәҗәгать ТКЗТИ контрольлегендә.

ТКХ түләүләренең нигезле булу-булмавына карата дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2016 елда фатирларда яшәүчеләргә 3 989 842,84 сум күләмендә законсыз хисапланган түләүләр яңадан исәпләнде (кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International