Стеналардагы күгәрек

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама шәһәрендәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән фатирда дым һәм стеналарда күгәрек булуга карата мөрәҗәгатьләр артты. Нигездә, шикаятьләр күптән түгел файдалануга кертелгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән килә. Инспекция тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләрдән күренгәнчә, торак биналарда һава температурасы норматив таләпләренә җавап бирә, дым күрсәткечләре арткан – 60%ка якын һәм аннан югары. Фатирларда пластик тәрәзәләр урнаштырылган, керә торган ишекләр герметиклы, фатирларда кечкенә балалары булган яшь гаиләләр яши. Тикшерүләрдән күренгәнчә, дымның югары булуына һәм күгәрек барлыкка килүгә китергән төп сәбәпләрнең берсе фатирларда яшәүчеләрнең үзләренең торактан файдалану кагыйдәләрен бозуларына бәйле: юылган кер җылыту җайланмаларында киптерелә, аш бүлмәләрендәге плитәләр өстендә җилләтү системасына чыгарып, плитә өсте зонтлары урнаштырылган. Пластик тәрәзәләргә урнаштырылган плитә клапаннары, кагыйдә буларак, ябык булып чыга, шуңа бәйле рәвештә фатирларда җилләтү системасы тиешенчә эшләми. Һава кертү клапаннарын ачкан очракта җилләтү системасының эше җайга салына.

СанПИНның 2.1.2.2645-10 "Торак биналарда һәм бүлмәләрдә яшәү шартларына карата санитар-эпидемиологик таләпләр"нең 4.7 п., СНиПның 31-01-2003 "Күпфатирлы торак биналар" 9.6 п. таләпләре буенча фатирларда табигый һава алмашын гамәлгә ашыру җилләтү һәм температура-дым режимын җайга салу өчен төрле конструкцияләр һәм җайланмалар аша башкарыла: форточкалар, фрамугалар, клапан ярыклары, җилләтү клапаннары, тәрәзәләрнең үзлектән җилләтү системалары һ.б. Һаваны аш, ванна һәм санузел бүлмәләрендәге һава суыртучы җилләтү каналлары аша чыгару күздә тотыла.

Инспекция исегезгә төшерә: фатирда җилләтү эшен тәэмин итү өчен һава әйләнешен җайга салырга кирәк, бүлмәләр даими җилләтелергә, тәрәзәләрнең һава кертү клапаннары мироциркуляцияләү режимында торырга, җилләтү рәшәткәләре тиешле тәртиптә карап тотылырга һәм тузаннан һәм пычрактан даими чистартылып торырга, плитә өсте зонтлары җилләтү системасына аерым канал буларак тотыштырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International