Гомуми җыелыш карарын гамәлгә яраксыз дип тану һәм әхлакый зыянны каплау турында Ярмукова В.С., Максимов Л.Н., “АйТиПлюс” ҖЧҖ шикаяте буенча Яңа Савин районы суды карары

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 23 августындагы суд карары белән Казан шәһәренең Әмирхан урамы буенча 47 санлы күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең чираттан тыш гомуми җыелышында 2015 елның 28 апрелендә читтән торып тавыш бирү рәвешендәге беркетмәсе гамәлгә яраксыз дип танылды, ә әхлакый зыянны каплау турындагы шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартылды.

Нәтиҗәләрнең берсе түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Россия Федерациясе Торак кодексының 36 статьясындагы нигезләмәләрне исәпкә алып, йортны видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазлау күпфатирлы йортның гомуми милеге составына кертелә алмый.

Аталган исемлеккә керми торган хезмәтләр (эшләр) мәҗбүри түгел һәм, РФ Гражданлык кодексы һәм “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәп, файдаланучыларга өстәмә рәвештә күрсәтелергә мөмкин.

Идарәче компания нинди дә булса өстәмә хезмәтләр яки эшләр өчен түләү йөкләргә хокуклы түгел. Түләү шарты белән күрсәтелә торган өстәмә хезмәт сыйфатында мондый хезмәт бары тик аны алырга ризалык биргән затларга гына күрсәтелергә мөмкин һәм бары тик шушы затлар хисабыннан гына түләнергә тиеш.

Күпфатирлы торак йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарында шулай ук нинди дә булса өстәмә эшләр (хезмәтләр) өчен түләү билгеләнә алмый, чөнки РФ Торак кодексының 44 статьясында мондый җыелыш вәкаләтенә карый торган барлык мәсьәләләрнең тулы исемлеге китерелә.

Өстәмә хезмәтләрне, ягъни йорттагы гомуми милекне карап тоту хезмәтләренә һәм коммуналь-хезмәтләргә карамый торганнарын күрсәтү мәсьәләләре шушы исемлектә дә, башка торак законнары нормаларында да күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы вәкаләтенә кертелмәгән.

Димәк, РФ ГК 9.1 статьясы буенча, җыелыш карары, әгәр дә ул җыелыш вәкаләтенә карамый торган мәсьәлә буенча кабул ителгән икән,  гамәлгә яраксыз булып санала.

2016 елның 17 октябренә карата суд карары законлы көченә кермәгән (аппеляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять ителгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International