Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе шикаяте нигезендәге Яңа Савин районы суды карары

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Яңа Савин районы судының 2016 елның 15 сентябрендәге карары белән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең кулланучыларның билгеле булмаган даирәсенең “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата “видеокүзәтүне урнаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтү” буенча өстәмә хезмәткә түләү хисаплау һәм түләү алу гамәлләрен, кулланучыларның исәп-хисап фактураларында әлеге графаның күрсәтелешен законсыз дип тану, карар законлы көченә кергәннән соң 10 көн эчендә кулланучыларның игътибарына “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафына вазифалар салыну турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерү турындагы шикаять таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде.

“Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖнең “видеокүзәтүне урнаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтү” хезмәте өчен өстәмә түләү хисаплау һәм өстәмә түләү алу буенча эш-гамәлләрен, әлеге графаны йортта яшәүчеләрнең исәп-хисап фактураларында күрсәтүен хокукка каршы килә дип танырга, “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан Казан ш., М.Чуйков урамындагы 49 йорт адресы буенча “видеокүзәтүне урнаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтү” хезмәте өчен өстәмә түләү хисаплау һәм өстәмә түләү алу буенча эш-гамәлләрен, әлеге графаны йортта яшәүчеләрнең исәп-хисап фактураларында күрсәтүен туктатуны мәҗбүр итәргә.

Суд нәтиҗәләренең берсе булып түбәндәгеләр тора: күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карары юридик көчкә ия булсын өчен, ул гомуми җыелыш вәкаләтенә карый торган мәсьәлә буенча кабул ителгән булырга тиеш. Гомуми җыелыш вәкаләте Россия Федерациясе Торак кодексының 44 ст. 2 өлешендә беркетелгән. Әлеге норма эчтәлегеннән аңлашылганча, гомуми җыелыш вәкаләтенә кертелгән мәсьәләләрнең исемлеге тулы булып санала, киңәйтелеп тәгаенләүгә тиешле түгел. Бу хәл законда каралмаган һәм гомуми җыелышта кабул ителгән бүтән мәсьәләләрнең барлык милекчеләр өчен дә, шул исәптән аларны кабул итү өчен тавыш бирмәгән һәм тискәре тавыш биргәннәре өчен дә зарури көчкә ия түгеллеген аңлата. Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә нинди дә булса өстәмә хезмәтләр күрсәтү (шул исәптән видеокүзәтү буенча) мәсьәләсен закон күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы вәкаләтенә кертми. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 181.5 ст. буенча, әгәр дә законда башкача каралмаса, әгәр дә җыелыш карары асылда гомуми җыелыш вәкаләтенә карамый торган мәсьәлә буенча кабул ителгән икән, аның әһәмияте булмый.

Әлеге суд утырышында өченче зат буларак катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкиле тарафыннан аналогик бәяләмә бирелде.

2016 елның 03 октябренә карата суд карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International