“Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2016 елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Алабуга зонасы торак инспекциясе, Алабуга шәһәрендә гомуми мәйданы 103 360 кв.м булган 20 күпфатирлы йортны тикшереп, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: ишек һәм тәрәзә уемнарында ярыклар тутырылмаган, бер подвал бинасын өлешчә су баскан, подъездларны ремонтлау ешлыгы үтәлми, чормага чыга торган люкта тыгызлаучы җайланма юк, баскыч мәйданнарындагы санитар чисталык тиешле дәрәҗәдә түгел.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм торак фондын карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына 35 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. буенча – торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ вазифаи затына карата 5000 сум күләмендә штраф салынды.

Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен Алабуга ЗТИ тикшереп тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International