Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча 6 айлык эш нәтиҗәләре

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

2016 елның 6 аенда Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән БЗТИ 610 мөрәҗәгать килеп иреште (2015 елның шушы чорында - 409), аларда торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләренең канәгатьләндерерлек булмавына карата 538 мәсьәлә күтәрелә, шул исәптән: күрсәтелүче торак хезмәтләренең сыйфаты буенча  – 71; күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча – 64; йорттагы гомуми милекне карап тоту – 275; коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча – 153; капиталь ремонт – 24; төзелеш җитешсезлекләре – 11; үзгәртеп планлаштыру – 14; ИК, ТМШ эшеннән канәгать булмау  – 25.

Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Интернет-кабул итү сервислары аша килә. 2016 елның 6 аенда БЗТИ шундый 222 мөрәҗәгать килде, 2015 елның шушы чорында – 155. Шәхси кабул итү барышында БЗТИ башлыгы тарафыннан 95 граждан кабул ителде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәсендә 548 акт төзелде, 380 җитешсезлек очрагы ачыкланды, идарәче оешмаларга карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 212 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 19.5 ст. буенча административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелде, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 40,3 мең сумлык административ штрафлар салыну турында 3 карар чыгарылды. Моннан тыш, РФ КоАП 7.21, 7.22, 7.23 ст. буенча административ хокук бозулар турында 20 беркетмә төзелде, БЗТИ башлыгы тарафыннан 112,500 мең сумлык административ штрафлар салыну турында 20 карар чыгарылды.

Килгән мөрәҗәгатьләрнең 393се уңай хәл ителде, 163 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 54 мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International