2016 елга Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планына туры китереп, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 109 145 кв.м. булган 15 күпфатирлы торак йортны тикшереп, Түбән Кама шәһәрендәге “+” ТКХ ИК ҖЧҖ карата тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлекләр: подвал бинасын өлешчә су баскан, чүп кабул итү камералары тиешенчә каралмаган, тәрәзәдә һәм ишекләрдә ярыклар бар, баскыч мәйданнары тиешле санитар чисталыкта түгел.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм торак фондын карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “+” ТКХ ИК ҖЧҖ карата 27 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. буенча – торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен - административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде , “+” ТКХ ИК ҖЧҖ вазифаи затларына карата гомуми 8000 сум күләмендә штрафлар салынды.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.