Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы Н.Н.Ихсанова Түбән Кама шәһәре Советы депутатлары алдында 2015 елда һәм 2016 елның 1 кварталында халыкка торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәткәндә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре тәэмин ителүне контрольдә тоту буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эшчәнлеге турында хисап мәгълүматы белән чыгыш ясады.
Билгеләп үтелгәнчә, 2015 елның 12 аенда Түбән Кама муниципаль районындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән ТКЗТИ торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтүгә кагылышлы 829 мәсьәлә буенча 699 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Соңгы елларда түбәдән су үтү, инженерлык корылмалары төзек булмау сәбәпле подвал биналарын су басу, җылы белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына бәйле шикаятьләрнең саны кимегән. Шулар белән берлектә, кайнар су температурасының норматив таләпләренә туры килмәвенә, баскыч мәйданнарына ремонт таләп ителүгә бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимеми.
2015 елның 12 аенда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан идарәче компанияләргә һәм ТМШларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 295 күрсәтмә бирелгән, торак фондын тиешенчә карап тотмау очраклары һәм сыйфатсыз күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр буенча административ хокук бозулар турында 77 беркетмә төзелгән, гомуми 641,5 мең сумлык штрафлар салынган.
2016 елның 3 аенда Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләрдән Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә торак йортларны карап тотуга һәм ремонтлауга бәйле 406 мәсьәлә буенча барлыгы 321 мөрәҗәгать килгән.
Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә инспекция тарафыннан идарәче компанияләргә һәм ТМШларга карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 142 күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар турында 30 беркетмә төзелгән, гомуми 258,5 мең сумлык штраф салынган.
2016 елның 3 аенда килгән мөрәҗәгатьләрнең динамикасы, 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда, 2016 елда гражданнардан коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булуына карата килүче мөрәҗәгатьләр санының артуын күрсәтә.
Моңа китергән төп сәбәпләр:
- Түбән Кама шәһәрендәге коммуналь ресурсларны исәпкә алу буенча гомуми җайланма белән тәэмин ителгән күпфатирлы йортларда “кайнар су белән тәэмин итү” хезмәте өчен түләүләрне исәпләү кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен фактта кулланылган су күләменнән һәм салкын суны җылыту өчен тотылган җылылык энергиясе күләменнән чыгып, исәп-хисап ясау юлы белән башкарыла;
- 2015 елның 1 сентябреннән башлап җылыту өчен түләү йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасында теркәлгән, күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданындагы һәр фатир өлешенә пропорциональ бүленгән җылылык энергиясенең фактик күләменнән чыгып билгеләнә. Җылылык өчен бары тик җылыту чорында гына түләүләр хисаплана;
- йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләмен бүлү тәртибе.
Инспекциягә килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләр бетерелә, шулай ук йортта яшәүчеләргә сыйфатсыз яки тулы булмаган күләмдә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен нигезсез исәпләнгән түләүләр кайтарып бирелә. 2015 елда ТКЗТИ килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңадан хисапланган түләүләрнең гомуми суммасы 4 165 334 сум, 2016 елның 3 аенда 2 509453,08 сум тәшкил иткән.
Килгән мөрәҗәгатьләргә үткәрелә торган анализдан күренгәнчә, гражданнар хакимият органнарына контрольлек органнарына, кагыйдә буларак, үз проблемаларын идарәче компанияләрдә хәл итә алмагач мөрәҗәгать итәләр, ягъни хакимият органнарына мөрәҗәгать итү мәҗбүри чара һәм, инспекция фикеренчә, аларның саны артуга түбәндәге факторлар сәбәпче булып тора:
- идарәче компанияләрнең мөрәҗәгатькә һәм заявкага үз вакытында игътибар итмәве, бу исә югары торучы органнарга мөрәҗәгать итүгә этәрә;
- йортларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау тәртибен аңлату мәсьәләләрендә ИК персоналының техник белеме җитәрлек булмау;
- сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләрен алу буенча хокуклары бозылган очракта үзләренең эш-гамәлләренә карата йортларда яшәүчеләрнең хокукый яктан белеме аз булу;
- торак биналарның милекчеләре, элеккечә, йорт белән идарә итү мәсьәләләрендә җитәрлек дәрәҗәдә актив түгел;
- йортларда яшәүчеләрдә идарәче компанияләрнең эшчәнлеге турында аңлаешлы һәм ачык булырга тиешле мәгълүматларның җитәрлек булмавы.