Казан шәһәре торак инспекциясенә Имәнлек ур., 5 (“Волга-47” ТТК) һәм Зорге ур., 109 (“Волга-29” ТТК) йортлары буенча торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Үткәрелгән тикшерү барышында “лифттан файдалану” хезмәте өчен түләү хисаплау тәртибен бозу очраклары, ә атап әйткәндә, РФ Торак кодексын (36, 37, 39 ст.) бозып, әлеге юлның күрсәтелгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең барлык исәп-хисап кәгазьләрендә дә күрсәтелмәве ачыкланды. 491 санлы Кагыйдәләрнең 2 п. һәм РФ ТК 36 ст. 1 өлеше буенча лифтлар, лифт шахталары һәм бүтән шахталар, механик җайланмалар КФЙ гомуми милек составына кертелгән һәм КФЙ биналарның барлык милекчеләре дә гомуми милекне карап тоткан өчен йорттагы гомуми милеккә карата гомуми милекчелек хокукындагы өлешенә тигез булган күләмдә чыгым тотарга бурычлы. РФ ТК 37 ст. 1 өлеше буенча бина милекчесенең бу йортта КФЙ гомуми милкенә карата гомуми милекчелек хокукы күрсәтелгән бинаның гомуми мәйданына пропорциональ.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Волга-47” ТТК һәм “Волга-29” ТТК карата күрсәтмәләр бирелде.
Күрсәтмәләрнең үтәлеше КШТИ контрольлегендә.