2015 елның беренче 6 ае өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре хакында

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

       Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү Түбән Кама зонасы торак инспекциясе эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе булып тора.

     2015 елның беренче 6 ае өчен Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән ТКЗТИгә 332 мөрәҗәгать (2014 елның шушы чорында -311) килеп ирешкән, аларда торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыфатына карата 405 мәсьәлә күтәрелә. Татарстан Республикасы Аппаратыннан - 57, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгыннан - 55, прокуратурадан - 54, ТР Дәүләт торак инспекциясеннән 50 мөрәҗәгать килгән. ТКЗТИ башлыгы тарафыннан 25 граждан шәхси кабул ителгән.

      Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Интернет-кабул итү хезмәтләре аша гражданнардан мөрәҗәгатьләр күбрәк килә. 2015 елның беренче 6 ае өчен ТКЗТИгә шундый 88 мөрәҗәгать кергән, 2014 елның шушы чорында 104 мөрәҗәгать кабул ителгән булган.

       Мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән темалар арасында гомуми милекне карап тотуга кагылышлы (36%), коммуналь хезмәтләргә (31%), күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына (16%) кагылышлы проблемалар күтәрелә.

       Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 147 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 19.5 статьясы нигезендә административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 221,3 мең сумлык административ штраф салу турында 7 карар чыгарылды. РФ КоАП 7.21; 7.22; 7.23 статьялары нигезендә административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзелде, ТКЗТИ башлыгы тарафыннан 82.0 мең сумлык административ штраф салу турында 17 карар чыгарылды.

        Килгән мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше - 135се уңай хәл ителде, 58 мөрәҗәгать ТКЗТИконтрольлегендә кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International