Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау фонды төзү турында шикаять гаризалары буенча суд карарлары

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Торак кодексының 169 ст. 1 ө. һәм “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында” 25.06.2013 ел, №52-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 4 ө. нигезендә күпфатирлы йорт биналарның милекчеләрендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча расланган  төбәк программасы рәсми төстә басылып чыккан айдан соң килүче айдан башлап ике календарь ае узгач капиталь ремонт өчен түләү бурычы барлыкка килә. 

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча төбәк программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, №1146 Карары белән расланды һәм 2014 елның 4 мартында массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылып чыкты. Карарда билгеләнгәнчә, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау фондын оештыру ысулын билгеләү карар рәсми басылып чыккан көннән соң 45 көн дәвамында, ягъни 2014 елның 18 апреленә кадәр, күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.

2014 елның 18 апреленә карата 9926 күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре тарафыннан гомуми милекне капиталь ремонтлау фондын оештыру ысулын билгеләү карары кабул ителмәде һәм гамәлгә ашырылмады.

Россия Федерациясе Торак кодексының 170 ст. 7 ө. нигезендә, әгәр күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, №1146 Карары белән билгеләнгән срокта капиталь ремонт фондын булдыру ысулын сайламаса яки алар сайлаган ысул билгеләнгән срокта гамәлгә ашырылмаса, җирле үзидарә органнары  мондый йортларга карата “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык фонды” коммерциячел булмаган оешма – региональ оператор исәбендәге капиталь ремонт фонды булдыру карарын кабул итә.

Татарстан Республикасында 7 ТМШ, ТК һәм ТТК судка шикаятьләр биреп күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ оператор исәбендә фонд булдыру карарын бәхәс итте.

Судлар күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау фондларын региональ оператор исәбендә булдыру турында кабул ителгән карарларның законлы булуы турында барлык суд шикаятьләре буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең позициясе белән килеште.

Югары торучы судлар суд карарларын үзгәрешсез калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International