Коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтмәүне ачыклау тәртибе

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәүләт торак инспекциясенә гражданнардан коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтмәү буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителә, аларда бозуларны бетерү һәм алынмаган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү сорала. Еш кына тикшерү барышында коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылу очраклары расланмый, хезмәтләрнең сыйфаты нормальләштерелгән була. Шул ук вакытта бозу очрагына юл куелганда кулланучыларга тиешле түләүләрне яңадан исәпләү башкарылмый. Әлеге бозулар кулланучыларның хезмәтләрне күрсәтүчегә карата аның тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатына шикаять белдерүнең билгеләнгән тәртипләрен үтәмәвеннән килеп чыга.

Коммуналь хезмәтләр сыйфатын бозып күрсәтелгән очракта кулланучы (милекче, торак бинаны наймга алучы) барыннан да элек коммуналь хезмәтләрне күрсәтү турында шартнамә төзелүчегә (идарәче компания, ТМШ, ТТК)  мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр шартнамә турыдан-туры ресурс белән тәэмин итүче оешма (Татэнергосбыт, газ белән тәэмин итүче оешма, җылылык белән тәэмин итүче оешма) белән төзелгән булса, ул очракта кулланучы хезмәтләрнең сыйфатына карата дәгъвалары булган очракта күрсәтелгән оешмаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

         Коммуналь хезмәтләр (җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, электр һәм газ белән тәэмин итү) сыйфаты буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

         Күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылганда законнарда гамәлләр башкаруның түбәндәге тәртибе билгеләнгән:

1. Коммуналь хезмәтләр тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән очракта кулланучы бу хакта хезмәтләр күрсәтүченең авария-диспетчерлык хезмәтенә яки аның тарафыннан күрсәтелгән башка хезмәткә хәбәр итә.

2. Коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтелмәве турындагы хәбәр кулланучы тарафыннан язмача рәвештә яки телдән (шул исәптән телефон аша) җиткерелергә мөмкин һәм авария-диспетчерлык хезмәтендә зарури теркәлергә тиешле. Шул ук вакытта кулланучы үзенең фамилиясен, исемен, атасының исемен, яшәгән адресын, шулай ук тиешле дәрәҗәдә яки тиешле күләмдә күрсәтелмәгән коммуналь хезмәтнең төре турында да хәбәр итәргә тиеш. Авария-диспетчерлык хезмәткәре кулланучыга гаризаны кабул итеп алган зат турында белешмәләрне (фамилиясен, исемен һәм атасының исемен), гаризаның теркәлү номерын һәм кабул ителү вакыты турында җиткерергә бурычлы.

3. Әгәр авария-диспетчерлык хезмәте хезмәткәренә коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтелмәвенең сәбәпләре билгеле булса (мисал өчен, шәһәр челтәрләрендә аварияле хәл килеп чыгу, гомумйорт инженерлык челтәрләрендә, җайланмаларында җитешсезлекләрне бетерү), бу хакта ул кулланучыга кичекмәстән хәбәр итәргә һәм гаризаларны теркәү журналында тиешле тамга куярга тиеш. Әлеге тамга коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтмәүне тану өчен нигез булып тора.

4. Әгәр авария-диспетчерлык хезмәте хезмәткәренә коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтмәүнең сәбәпләре билгеле булмаса, ул коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәвенең яки күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тикшерүнең тиешле вакытын һәм датасын килештерергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтелмәве турында акт төзелә, кулланучы (яки аның вәкиле) һәм башкаручы (яки аның вәкиле) анда имза сала.

       Коммуналь хезмәтнең сыйфаты бозылу очрагы ачыкланганда актта түбәндәгеләр күрсәтелә:

- тикшерүне үткәрү датасы һәм вакыты;

- коммуналь хезмәтләрнең сыйфат параметрлары буенча ачыкланган бозулар;

- тикшерү барышында мондый бозуларны ачыклау өчен файдаланылган методлар (җайланмалар);

- коммуналь хезмәтнең сыйфаты бозыла башлауның көне һәм вакыты турында нәтиҗәләр.

        Коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтми башлау датасы булып түбәндәгеләр санала:

а) кулланучының авария-диспетчерлык хезмәтенә коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә яки тиешле сыйфатта күрсәтмәү очрагы турында гариза бирү вакыты, әгәр хезмәтләрне күрсәтүче гаризаны карамыйча калдырса, коммуналь хезмәтнең сыйфатын тикшерү буенча тиешле актны төземәсә.

б) коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү очрагы ачыкланган очракта, Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләренең 5-6 пунктларында билгеләнгән тәртиптә башкаручы тарафыннан төзелгән актта күрсәтелүче вакыт;

в) әгәр исәпкә алу җайланмасы мондый параметрларны исәпкә ала торган булса, коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтә башлауның коллектив (гомумйорт) исәпкә алу җайланмалары теркәгән вакыты.

         Тикшерү акты тикшерүдә катнашучы кызыксынган затлар саны булган күләмдә төзелә, әлеге затлар (яки аларның вәкилләре) тарафыннан имзалана, актның 1 нөсхәсе кулланучыга (яки аның вәкиленә) тапшырыла, икенчесе башкаручыда кала, калганнары тикшерүдә катнашучы кызыксынган затларга бирелә.

5. Әгәр дә кулланучы (яки аның вәкиле) белән башкаручы (яки аның вәкиле) коммуналь хезмәтләрне күрсәтүнең сыйфатына карата бердәм фикергә (карарга) килә алмаса, ул вакытта коммуналь хезмәтләрне күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча яңа вакыт һәм дата билгеләнә, анда дәүләт торак инспекциясе вәкиле яки кулланучыларның җәмәгать берләшмәсе вәкиле чакырыла. Кабат үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелә, анда тикшерүдә катнашучылар имза сала.

6. Коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтүнең тәмамланган чоры дип түбәндәгеләр санала:

- күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрдә җитешсезлекләрне бетерү турында кулланучы (яки аның вәкиле) тарафыннан актта имза куелгач;

- коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтә башлаган мизгелдән башлап, ул тиешле исәпкә алу җайланмасы аша билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International