Казан шәһәре торак инспекциясенә Әбсәләмов урамы буенча 16 нчы йортта яшәүчедән исәп-фактурага “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәтен нигезсез кертү турында мөрәҗәгате кабул ителде.
Әлеге мөрәҗәгать буенча инспекция “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында шунысы ачыкланды: 2014 елның апрелендә “Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ исәп-фактурага, бер фатирга 32 сум күләмендә тариф билгеләп, “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәтен керткән. РФ ТК 158 ст. 4 пункты нигезендә: “Әгәр күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре үзләренең гомуми җыелышында торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү күләмен билгеләү карарын кабул итмәсә, мондый күләм җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнә”. Казанда мондый орган – Казан шәһәре башкарма комитеты (алга таба – Казан ш. Башкармасы), ул ел саен торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау (хезмәтләрнең чик җыелмасы) өчен түләү күләмен раслый. Казан ш. Башкармасының 20.12.2013 ел, №11223 карары 2014 елда торак хезмәтләре өчен тарифлар раслый, әлеге документта “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәте юк һәм аңа тариф билгеләнмәгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә Инспекция “Антенна” хезмәте өзелгән булып, аның өчен түләү хисапланмаган “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәте өчен Әбсәләмов урамы буенча 16 нчы йортта яшәүчеләргә яңадан исәпләү күрсәтмәсен бирде. “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәтен, аның өчен тариф КФЙ гомуми җыелышында, яки җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнгәнче, исәп-фактурадан алып ташларга кушылды.
Күрсәтелгән күрсәтмә белән ризалашмыйча, җәмгыять Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Аталган судның 2014 елның 1 октябрендәге карары белән гариза канәгатьләндерелмәде. Суд идарәче компаниянең Әбсәләмов урамы буенча 16 нчы йортта биналарның милекчеләренең исәп-фактурасына, 32 сум күләмендә түләү билгеләп, “ТВ-кабул итүнең гомумйорт челтәрен карап тоту” хезмәтен өстәүнең Россия Федерациясе Торак кодексының 156, 158 статьяларын бозып эшләнгәнлеген һәм биналарның милекчеләренең хокукларын боза дигән карарга килде, ә инспекция тарафыннан идарәче компаниягә бирелгән бәхәс ителүче күрсәтмә законлы нигездә төзелгән.
Күрсәтелгән карар белән ризалашмыйча, җәмгыять Унберенче арбитраж апелляция судына мөрәҗәгать итте. Анысы Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2014 елның 1 октябрендәге №А65-17251/2014 эше буенча карарын гамәлдән чыгарырга карар итте.
Апелляция инстанциясе суды беренчел инстанция суды түбәндәге шартларны исәпкә алмаган дип саный. Идарә итү шартнамәсенең 1.1 пункты буенча, милекче – күпфатирлы йортта булган бинаны милек хокукы нигезендә биләүче зат. Милекче әлеге бинаны һәм күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милеген карап тоту буенча бурычлы була.
Күпфатирлы йорттагы гомуми милекнең составы һәм гомуми сыйфатламасы идарә итү шартнамәсенә карата №2 кушымтада китерелгән. №2 кушымтаның 10 пунктында СКПТның (Телевидениене коллектив кабул итү системасы) гомумйорт милегенә кертелгән булуы күрсәтелгән. 5 А65-17251/2014 Апелляция инстанциясе суды Казан ш. Әбсәләмов урамы буенча 16 нчы йорт милекчеләре СКПТны гомумйорт милкенә кертү белән, шул рәвешле “ТВ-кабул итүнең гомумфорт челтәрен карап тоту” хезмәте белән килешкәннәр һәм аның өчен түләргә ризалык биргән дип саный.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, хәзерге вакытта шуңа охшаш очраклар буенча күрсәтмәләр бирү туктатылды. Билгеләнгән законлы тәртиптә Инспекция тарафыннан әлеге карар Идел буе округының Арбитраж судында шикаять ителәчәк.
Әлеге эшне карап тикшерү барышын ТР Арбитраж суды сайтында күзәтеп барырга мөмкин (http://kad.arbitr.ru) А65-17251/2014 эш номеры буенча).