Идарәче оешманың күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүендә каралган шартларны үтәмәве турында

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Гражданнардан керүче мөрәҗәгатьләрдә еш кына: “Гомуми милекне тиешенчә карап тоту һәм коммуналь хезмәтләрне күрсәтү бурычларын үтәмәүче йорт идарәче оешмасына карата нинди чаралар күрергә мөмкин?” – дигән сорау куела.

Аңлатып үтәбез. Россия Федерациясенең Торак кодексы (165 ст. 1.1 п.) нигезендә, җирле үзидарә органы, күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләреннән, күпфатирлы йортның советы рәисеннән, торак милекчеләре ширкәте идарәсе органнарыннан  керүче, идарәче оешманың күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүендә каралучы вазыйфаларын башкармавы турындагы  мөрәҗәгатьләре буенча, 5 көн эчендә идарәче оешманың эшчәнлегенә плансыз тикшерү үткәрә. Әгәр дә мондый тикшерү нәтиҗәләрендә идарәче оешманың идарә итү килешүен үтәмәве ачыкланса, җирле үзидарә органы, тиешле мөрәҗәгать кергәннән алып 15 көн эчендә, мондый идарәче оешма белән төзелгән килешүне өзү һәм яңа идарәче оешманы сайлау яисә әлеге йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү мәсьәләләрен карау өчен, әлеге йорттагы биналарның милекчеләрен җыелышка җыя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International