Аңлатмалар

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезлелегенә карата мөрәҗәгатьләр еш керә.

Бу уңайдан түбәндәгеләрне аңлатып үтәбез:

 

РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 елдан, № 354 карары белән расланган Кагыйдәләрнең 31 статьясы белән коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчегә (идарәче оешмага) түбәндәге вазыйфалар йөкләнгән:

 

- кулланучы мөрәҗәгать иткән очракта, коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыга хисапланган түләү, кулланучының коммуналь хезмәтләргә булган бурычы яисә артык түләгән күләменең дөреслеген, кулланучыга хисапланган неустойкаларның (штрафларның, пеняларның) дөреслеген кичекмәстән тикшерергә һәм, тикшерү нәтиҗәләре буенча, дөрес хисапланган түләүләр документын кулланучыга кичектерүсез бирергә. Кулланучыга аның гозере буенча бирелә торган документлар җитәкченең имзасы һәм башкаручының мөһере белән рәсмиләштерелгән булырга тиеш;

 

- теләсә-кайсы кулланучыга, аннан гариза алынганнан соң 3 эш көне дәвамында, коллектив (гомумйорт) исәп җайланмалары күрсәткечләре буенча (алар булган очракта) кулланучы тарафыннан соралган хисап вакытларында кулланылган коммуналь ресурсларның айлык күләме (саны) турында,  күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган биналарда кулланылган  тиешле коммуналь ресурсларның суммар күләме (саны) турында, коммуналь ресурсларны куллану нормативларыннан чыгып хисапланган коммуналь ресурсларның күләмнәре (саны) турында, йортның гомуми кирәк-яракларына тотылган коммуналь ресурсларның күләмнәре (саны) турында язмача мәгълүмат бирергә.

 

Шулай итеп, торак-коммуналь ресурсларны кулланучыларда түләүләрнең хисаплануына карата сораулар килеп туган очракта, алар иң беренче чиратта аңлатмаларны алу өчен әлеге хезмәтләрне күрсәтүчегә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчеләрнең җавабы яисә аңлатмалары коммуналь хезмәтләргә хисапланган түләүләр мәсьәләсендәге хәлне ачыкламаса, яисә кулланучылар белән коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчеләр арасында әлеге мәсьәләләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп туса, кулланучылар бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап, муниципаль оешмаларның җирле үзидарә органнарына һәм республика дәүләт хөкүмәтенең башкарма органнарына мөрәҗәгать итә ала, алары үз  компетенциясе кысаларында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау функцияләрен башкара.

Әгәр дә кулланучы коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчегә мөрәҗәгать итеп, куллана торган коммуналь хезмәтләре өчен хисапланучы түләүләр мәсьәләсендә тиешле вакытта мәгълүмат алмаса яисә тулы күләмдә алмаса ул, №354 Кагыйдәләренең 31 статьясы бозылу сәбәпле, башкаручының эш-гамәлләренә карата шикаять белән Инспекциягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, мөрәҗәгатьне тулысынча карау, тикшерү үткәрү һәм чаралар күрү максатында, язмача мөрәҗәгатьтә үз фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен, җавап юлланырга тиешле почта адресын (яисә электрон адресны) күрсәтергә, мөрәҗәгатьнең асылын, шулай ук дәлилләреңне раслау өчен  документлар һәм материаллар яисә аларның күчермәләрен теркәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International