Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә республикада яшәүчеләрдән “җылылык” коммуналь хезмәте өчен түләүләрне кире исәпләтүне (өстәмә исәпләтүне) сорап, күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә.

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә республикада яшәүчеләрдән “җылылык” коммуналь хезмәте өчен түләүләрне кире исәпләтүне (өстәмә исәпләтүне) сорап, күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә.

Әлеге сорау буенча түбәндәгеләрне аңлатабыз:

 01.09.2012 елдан башлап,  коммуналь хезмәтләр, шул исәптән җылылык өчен түләүне исәпләү, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Милекчеләргә һәм күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 06.05.2011 ел, № 354 Карары нигезендә башкарылырга тиеш.  Аның буенча җылылык өчен түләү күләме җылылык энергиясен куллануны исәпләүнең гомумйорт җайланмасы күрсәткечләреннән, ә исәп җайланмасы булмаган очракта, куллану нормативларыннан  чыгып билгеләнә.

Коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә кулланучыларга булган йөкне киметү максатларында  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Милекчеләргә һәм күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләрне күрсәтүнең кагыйдәләрен үтәү үзенчәлекләре турында”гы 27.08.2012 ел, № 857 Карары белән кулланучыларга җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына түләүләрне календарь елының барлык хисап айларына тигез итеп исәпләү карарын кабул итү тәкъдим ителде.

Әлеге Карар нигезендә, Татарстан Республикасында 2012 елның 1 сентябреннән ТРның 14 муниципаль оешмасында һәм Казан ш. муниципаль берәмлегендә  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Гражданнарга коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибе турында”гы 23.05.2006 ел, №307 (27.08.2012 ел редакциясендә) Карары белән расланган, гражданнарга җылылык буенча коммуналь хезмәткә түләү күләмен билгеләү буенча гамәлдәге тәртипне саклау буенча Министрлар Кабинетының 14.09.2012 ел, № 770 карары кабул ителде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.05.2006 ел, № 307  Карарының 25 нче пункты нигезендә, күпфатирлы йортта кулланылган җылылык энергиясен исәпләү буенча коллектив (гомумйорт) җайланмалары булган очракта һәм барлык яисә аерым биналарда бүлгечләр булганда, җылылык өчен түләү күләме алдагы елда кулланылган җылылык энергиясенең уртача айлык күләмнәреннән чыгып, алдагы елда кулланылган җылылык энергиясе күләмнәре турында мәгълүматлар булмаганда – җылылык энергиясен куллану нормативыннан чыгып билгеләнә.

Түләү, җәйге айларны да кертеп,  ел дәвамында тигез бүленә. Шул ук вакытта гомумйорт исәпләгечләренең узып киткән елдагы факттагы күрсәткечләре буенча җылылык өчен түләүгә елга 1 тапкыр төзәтмәләр кертелә.

Күпфатирлы йортның i-нчы торак яисә торак булмаган  бинасында җылылык өчен түләү күләме (сум) башкаручы тарафыннан елга 1 тапкыр түбәндәге формула буенча төзәтелә:

 

 

биредә:    

Pk.p - коллектив (гомумйорт) исәп җайланмаларының күрсәткечләреннән һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә җылылык энергиясенә расланган тарифлардан  чыгып, узган елда барлык биналарда кулланылган җылылык энергиясе өчен түләү күләме (сум);

Pa.p- хисап чорында исәп җайланмалары белән тәэмин ителгән биналарда кулланылган җылылык энергиясенә, шәхси исәп җайланмалары күрсәткечләреннән чыгып, коммуналь фатирларда – гомуми (фатирлардагы) исәп җайланмаларыннан һәм  Россия Федерациясе законнары нигезендә җылылык энергиясенә расланган тарифлардан  чыгып билгеләнгән түләү күләме (сум);

Pa.a- хисап чорында исәп җайланмалары белән тәэмин ителмәгән биналарда кулланылган җылылык энергиясе өчен, җылылык энергиясен куллану нормативыннан һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә җылылык энергиясенә расланган тарифтан чыгып билгеләнгән түләү күләме   (сум);

Sp- күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган биналарның гомуми мәйданы (кв. м);

Si- күпфатирлы йорттагы (фатирның, торак булмаган бинаның) i-бинаның гомуми мәйданы (кв. м);

Шул ук вакытта сумманы кире исәпләтүнең азрак (сумманы кире кайтару) якка да, күбрәк (өстәмә түләтү) якка да үзгәрергә мөмкин булуын искәртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International