Милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсен рәсмиләштерүгә карата яңа таләпләр

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

1 сентябрьдән РФ Төзелеш министрлыгының 30.04.2025 ел, №266/пр боерыгы эшли башлый, ул РФ Төзелеш министрлыгының шундый ук 44/пр боерыгын алмаштырачак.

Яңа боерык беркетмәнең номеры милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрү турында хәбәр төзегәндә торак-коммуналь хуҗалык системасында алынган уникаль идентификатор булуын билгели.

Федераль системаны кулланып үткәрелгән җыелышлар өчен беркетмә һәм аңа документлар автомат рәвештә PDF  үзгәртеп кору мөмкинлеге булган машина укыла торган XML-форматта төзеләчәк, ул система операторының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.

Җыелышлар инициаторы өчен хәзер өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

- юридик затларга: тулы исемен һәм оештыру-хокукый формасын, юридик һәм почта адресын, элемтә белешмәләрен (телефонын, электрон почта адресын, булган очракта - сайтны), вәкил белешмәләрен (вазыйфасын һәм билгеләнү турындагы документның реквизитларын);

- физик затларга: шәхесне таныклаучы документның реквизитларын, теркәлү адресын, элемтә өчен телефонны, электрон почта адресын (булган очракта).

ТКХ ДМС кулланып җыелыш үткәргәндә администратор белешмәләрен мәҗбүри күрсәтү таләбе өстәлгән:

- юридик затларга: оешманың тулы һәм (яисә) кыскартылган исеме яки ФИА (булган очракта), оештыру-хокукый формасы, юридик һәм почта адресы, эелмтәгә керү өчен  белешмәләр (телефон, электрон почта адресы, булган очракта - сайт), вәкилнең белешмәләре (вазыйфасы һәм билгеләнү турындагы документның реквизитлары);

- физик затларга: ФИА (булган очракта), шәхесне таныклаучы документның реквизитлары, теркәлү адресы, эелемтә өчен телефон, электрон почта адресы (булган очракта).

 

Беркетмәнең кереш өлешендә хәзер түбәндәге параметрларны күрсәтү мәҗбүри:

- йортта торак һәм торак булмаган урыннары булган КФЙ урыннар милекчеләренең гомуми саны турында;

- гомуми җыелышта тавыш бирүдә катнашкан затларның саны турында.

Системадан файдаланып уздырыла торган җыелышлар өчен эчтәлек өлешендә «Тәкъдим ителде» бүлеге төшереп калдырыла (бу бүлек ТКХ ДМС системасыннан файдаланмыйча уздырыла торган җыелышлар өчен кирәк).

Хәзер беркетмәнең бер генә мәҗбүри кушымтасы бар – «Гомуми җыелышта катнашкан затлар турында белешмәләр» – милектәге урын номеры, исеме һәм физик затның исеме һәм фамилиясенең беренче хәрефе, юридик затның атамасы яки ИНН, һәркемдәге тавышлар саны. Калган барлык материаллар беркетмәгә кушымталар түгел, ә җыелышның мөстәкыйль документлары булып тора.

ТКХ ДМС кулланып җыелыш үткәргәндә барлык документларны да ТКХ ДМС системасындагы шәхси кабинетта контрольдә тотучы органнар файдалана ала, һәм аларны Торак инпекциягә бирү таләп ителми – бары тик кәгазь бюллетеньнәрне генә тапшырырга кирәк (милекчеләрнең гомуми җыелышы тәмамланган көннән алып 10 календарь көн эчендә).

 

 Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International